19 ноябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Ташламалар юкка чыкмыймы? Укучы соравына «ВТ» җавап эзли
Мин – хезмәт ветераны. Моның өчен коммуналь хезмәтләргә һәм башка кайбер хезмәтләргә ташламалар каралган. Сәламәтлегем какшап тора.
-
Җәмгыять
Авылдан чыкмасын: ришвәт эшсез дә, пенсиясез дә калдыра
Ялган килешүләр төзеп, акча алып яталар, мәнфәгатьләр кисешү турында оныталар, чит илдә байлык тоталар. Журналистларга республикада муниципаль дәрәҗәдә коррупциягә каршы көрәш турында сөйләделәр. Дәүләт биргән машинада үз эшләре белән чаптырып йөрүче җирлек башлыкларын да кисәттеләр.
-
Яңалыклар
Россия, АКШ һәм Кытай саммит йомгаклары буенча тынычлык турында декларация кабул иткән
Россия, АКШ һәм Кытай лидерлары Владимир Путин, Дональд Трамп һәм Си Цзиньпинның өчьяклы сөйләшүләре йомгаклары буенча уртак декларация кабул иткән.
-
Яңалыклар
Татарстанда «ракета куркынычы» режимы игълан ителде
Татарстан Республикасы территориясендә «ракета куркынычы» режимы кертелде. Башкалада тавыш көчәйткеч буенча һава тревогасы турында хәбәр иттеләр.
-
Җәмгыять
Уразова җыры, лезгинка, алкышлар. «Шәрык базары»нда Дагыстан мәдәнияте көне узды
Казанда «Шәрык базары» дип аталган «Россия–Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале дәвам итә. Аның тугызынчы көне Дагыстан мәдәнияте көне буларак узды. Шул уңайдан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Дагыстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле зур концерт тәкъдим итте.
-
МӨҺИМ
«Ак якалар» күз яше түгә, «зәңгәр якалар» соңрак кушылачак
Бу юллар язылганда, Кытайның Шэньчжэнь шәһәрендә Азия – Тын океан икътисадый хезмәттәшлеге (АТИХ) саммиты ачылды.
-
Яңалыклар
Владимир Путин, Дональлд Трамп һәм Си Цзиньпин очрашуы төгәлләнгән – ул 1,5 сәгать дәвам иткән
Тарихта тәүге тапкыр Россия, Кытай һәм АКШ җитәкчеләренең – Владимир Путин, Си Цзиньпин һәм Дональд Трампның очрашуы төгәлләнгән.
-
Яңалыклар
Туберкулез белән авыручы ир белән хатынны мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салганнар
Чаллыда суд ирле-хатынлы парны мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салырга карар чыгарды.
-
Яңалыклар
«Газовый гид» цифрлы ярдәмчесенең ничек эшләвен аңлаттылар
Сөрем газы белән агулану очракларын булдырмау максатыннан, журналистлар белән очрашуда куркынычсызлык буенча цифрлы ярдәмче барын искә төшерделәр. Ул «Газовый гид» дип атала һәм «Алиса» ярдәмендә эшли.
-
Яңалыклар
Казанда троллейбус бәрдергән ир-ат җитди җәрәхәтләр алган
Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 28 яшьлек ир-атны Шуртыгин урамындагы җәяүлеләр кичүендә 1 нче маршрут троллейбусы бәрдергән.
-
Яңалыклар
Татарстан Федераль Сабантуй һәм Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерләнә башлады
Оренбург өлкәсендә – Бөтенроссия авыл Сабантуена һәм Томск өлкәсендә – Федераль Сабантуйга әзерләнү буенча Татарстанда оештыру комитетлары булдырылган.
-
Яңалыклар
Татарстанда сөрем газы белән агулану очраклары арткан
-
Яңалыклар
Казанда 14 яшьлек кыз мошенниклар кушуы буенча 3 йортны талаган
Үсмер 3 коттеджга кереп, акча һәм кыйммәтле әйберләр алып чыккан. Казанда 14 яшьлек кызны тоткарлаганнар. Ул Алтаң бистәсендәге йортларны талауда шикләнелә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, кыз телефон мошенниклары кушканча эш иткән.
-
Яңалыклар
Белгеч антибиотиклардан соң эчәкләрдәге файдалы микробларны ничек торгызырга икәнен аңлатты
Антибиотиклар белән дәваланганнан соң эчәкләрнең микрофлорасын торгызуга, пробиотиклардан тыш, файдалы микроорганизмнардан торучы продуктларны куллану да ярдәм итә.
-
Җәмгыять
Безгә кайтыгыз: район башлыклары яшь табиблар белән очраша
Татарстан районнары җитәкчеләре сәламәтлек саклау тармагына кадрлар җәлеп итү эшенә актив кушылды.